Зур Совет Энциклопедиясе: алфавит тәртибендә 95 ел мәгълүмат чыганагы (12+)

23 сентябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә Л.Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен «Зур Совет Энциклопедиясе: алфавит тәртибендә 95 ел мәгълүмат чыганагы» дигән китапханә дәресе үткәрелде. 

БСЭ
IMG_0290
IMG_0292

Чарага килүчеләр агымдагы елда 95 еллыгын билгеләп үтүче һәм дөньядагы иң эре һәм авторитет яулаган универсаль энциклопедияләрнең берсе Зур Совет Энциклопедиясе белән танышты. Укучылар аның өч басмасы барлыкка килү тарихы, шулай ук әлеге белешмә китабының башында торган баш мөхәррирләре турында мәгълүмат алды. Китапханә хезмәткәре бөек кешеләрнең һәрвакытҗта белешмә әдәбияттан файдалы һәм кирәкле мәгълүматны таба белүләре турында сөйләде. Уку барышында энциклопедияләрне куллану хәзерге заман кешесе өчен – ул белемнәрне һәм күзаллауларны киңәйтү. Китапханә дәресе вакытында китапханәче балаларны энциклопедияләрне кулланырга өйрәтте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: